news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анна Попова: Россия коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять буенча платога чыкты

Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять тотрыклы төс алуга да карамастан, гражданнарга барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне дәвам итәргә кирәк.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Россия яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять буенча платога чыкты дип белдерде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Попова билгеләп үткәнчә, Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны, тәүлегенә иң югары ноктасына җиткәндә дә, дөньяда иң түбән күрсәткечләрнең берсе булды.

Бүген галимнәр алынган мәгълүматлар һәм мониторинг нигезендә «вазгыятьнең тотрыклы төс алуы һәм тенденциянең кимүгә таба баруы турында зур ышаныч белән әйтә», дип искәртте федераль хезмәт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100