Коронавирусның барлыкка килүе кыргый хайваннар белән сату итүгә бәйле булырга мөмкин

Тикшеренүчеләр яңа коронавирусның барлыкка килүен өйрәнү максатыннан Ухань шәһәрендә булды.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыкка килүе Кытайда кыргый хайваннар белән сату итүгә бәйле булырга мөмкин.

Бу хакта Bloomberg агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертларына сылтама белән хәбәр итә.

Доклад (аны әзерләүдә Кытайның Ухань шәһәрендә булган Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре катнашкан) бу атнада басылып чыгарга тиеш, дип искәртә басма.

Галимнәр фикеренчә, SARS-CoV-2нең барлыкка килүе кискен респиратор синдром (SARS) китереп чыгарган SARS-CoV вирусы пәйда булуын хәтерләтергә мөмкин. Әлеге патоген кешегә 2002 елда Һималай циветалары аша ярканатлардан күчкән.

Уханьда булып кайткан Британия зоологы Питер Дасзак искәрткәнчә, әлеге шәһәрнең «Хуанань» базарында кыргый хайваннар белән сату иткәннәр, алар яңа коронавирусны таратучылар булырга мөмкин.

«Эшнең бу этабында төп нәтиҗә (ул әле хәлиткеч карар түгел) SARS узган юлны коронавирусның да кабатлавына кайтып кала», - диде галим. Ул яңа коронавирусның барлыкка килүенә бәйле мәгълүматларның якындагы елларда билгеле булачагына ышаныч белдерде.

2016 елда Кытайда кыргый хайваннар белән сәүдә итү күләме якынча 520 миллиард юань (80 миллиард доллар) тәшкил иткән. Covid-19 пандемиясе башланганнан соң Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте әлеге бизнесны чикләргә карар кылды.