Эксперт Россиядә коронавирус пандемиясе кимүен фаразлады

Хәзерге вакытта булган коронавирус диагностикасы алымын пневмония белән табибка, хастаханәләргә эләккән барлык пациентларга кулланырга кирәк.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Россия территориясендә коронавирус пандемиясе ике айдан соң кими башларга мөмкин. Бу хакта медицина фәннәре докторы, Россия Табигый фәннәр академиясе һәм Нью-Йорк Фәннәр академиясе әгъзасы Анатолий Альштейнга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Кытай үзендә эпидемияне бетерә алган икән, моңа якынча ике ай вакыт киткән икән, мөгаен, бездә дә шулайрак булыр. Ике айга якын булыр. Җәйгә, минемчә, без бу эпидемияне җиңеп чыгарга тиеш. Әмма, әлбәттә, бернинди гарантия дә юк», - диде Альштейн.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта булган коронавирусны диагностикалауның алымын чит илләрдән Россиягә керүчеләргә һәм авыру симптомнары булганнарга гына түгел, ә пневмония белән хастаханәләргә эләккән барлык пациентларга да кулланырга кирәк.

«Пневмония яки үпкә ялкынсынуы төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин булган авыру. Шуңа да карамастан, барысын да коронавируска тикшерергә кирәк. Бу безгә авыруның илдә ничек киң таралуына яхшы объектив күзаллау бирәчәк. Коронавирус бирә торган төп синдром - пневмония, нәкъ менә аның аркасында кешеләр үлә. Әгәр кешедә пневмония юк икән, ул коронавирус инфекциясеннән үлмәячәк», — диде эксперт.

Элегрәк «Татар-информ Татарстанда коронавирусның 5 яңа очрагы теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде.