Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кытайда коронавирусның инкубация чоры дәвамлылыгы турында әйттеләр
Кытайда коронавирус йоктыруның расланган очраклары 76 меңнән артып киткән, аларның 2345 е үлгән, 20 мең 659 кеше дәваланган һәм хастаханәләрдән чыгарылган.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Кытайның Хубэй провинциясендәге Шэньнунцзя районында яшәүче кешедә коронавирус симптомнары 27 көннән соң гына барлыкка килгән. Бу хакта People's Daily газетасы җирле хакимияткә сылтама белән хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Моннан тыш, күптән түгел массакүләм мәгълүмат чаралары коронавирус симптомнары 38 көннән соң гына ачыкланган башка охшаш очрак турында хәбәр итте. Димәк, авыруның инкубация чоры ике атнадан да озаграк дәвам итәргә мөмкин.
Цзян фамилияле җитмеш яшьлек ир-ат 24 гыйнварда Эчжоу шәһәреннән әйләнеп кайта, ә 19 февральдә анда авыру симптомнары: температура һәм хәлсезлек барлыкка килгән. Икенче көнне ул табибка барган. Яңа төр коронавирусның вируслы нуклеин кислотасына тест уңай булып чыккан.
Эпидемиологик тикшерү күрсәткәнчә, Эчжоуда пациентның кече сеңлесендә коронавирусны 2 февральдә ук ачыклаганнар. Цзян аның янында өч көн яшәгән.
Кытай экспертлары Ухань тирәсендә урнашкан районнарда яшәүчеләргә һәм сәяхәтчеләргә бу очракка игътибар итәргә һәм үз-үзләрен сакларга, башка кешеләр белән элемтәләр аша зарарлану ихтималын киметергә киңәш итә.
Кытай хакимияте 2019 елның 31 декабрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына илнең үзәк өлешендә (Хубэй провинциясе) Ухань шәһәрендә билгесез пневмония кабынуы турында хәбәр итте. Белгечләр авыру кузгаткан вирусны ачыклаган - бу яңа коронавирус. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы халыкара дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл булуын таныды һәм авыруга рәсми исем - COVID-2019 бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз