Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны 45 меңнән артып киткән
Республикада 2 353 254 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан, 1 880 658 кеше вакцинациянең тулы курсын узган.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 156 очрагы расланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«31 кеше хастаханәгә озатылган, 125 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда – 69, Чаллыда – 44, Тукай районында – сигез, Түбән Кама һәм Лаеш районнарында – дүртәр, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында – өчәр, Кукмара һәм Чирмешән районнарында – икешәр, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Кама Тамагы, Менделеевск, Питрәч һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 45 015 очрагы расланган, 38 191 кеше (шуларның 80е – узган тәүлектә) терелгән.
Татарстанда 2 353 254 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан, 1 880 658 кеше вакцинациянең тулы курсын узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз