news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте «омикрон»-штаммга каршы чаралар планын раслады

Премьер-министр Михаил Мишустин төбәк башлыкларына биргән күрсәтмә буенча, алар куелган бурычларның үтәлешен тәэмин итәргә һәм эшне шәхси контрольдә тотарга тиеш.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Хөкүмәт коронавирусның яңа - «омикрон» штаммы таралуга каршы өстәмә чараларны гамәлгә ашыруга кереште. Әлеге план хакында сишәмбе көнне Коронавирус инфекциясенә каршы координация советы утырышында фикер алыштылар. Бу хакта «Российская газета» яза.

 Премьер-министр Михаил Мишустин төбәк башлыкларына биргән күрсәтмә буенча, алар куелган бурычларның үтәлешен тәэмин итәргә һәм эшне шәхси контрольдә тотарга тиеш.

 Министрлар Кабинеты башлыгы аерым ведомстволарга берничә махсус күрсәтмә бирде:

  • Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды үзенең территориаль бүлекчәләре һәм медицина өлкәсендә иминиятләштерүчеләр белән бергә 24 гыйнварга кадәр бәя бирү һәм оператив төстә чаралар күрү өчен төбәк Сәламәтлек саклау министрлыкларына коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларга күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатына карата экспертиза нәтиҗәләрен тапшыруны тәэмин итәргә тиеш;
  •  Сәламәтлек саклау министрлыгы Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә шул ук срокта төбәкләргә оператив төстә ярдәм күрсәтү бердәм хезмәте (кайнар элемтә 122) операторлары саны буенча тулыландырылган нормативлар әзерләп төбәкләргә җибәрәчәк;
  •  Монополиягә каршы федераль хезмәт 1 февральгә кадәр коронавирус инфекциясен ачыклау өчен үткәрелә торган ПЦР-тест бәясенең нигезлеме-түгелме икәнлеген тикшерәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100