news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан «омикрон»га һәм пандемиянең яңа сынауларына әзер

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 2,35 миллионнан артык кеше вакцинаның беренче компонентын кадаткан.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда «омикрон» штаммының беренче очраклары ачыкланды, шулай ук тулаем алганда коронавирус йоктыручыларның артуы теркәлде. Шуңа да карамастан, төбәк вирусның яңа вариантына каршы көрәшергә һәм пандемиянең яңа сынауларына әзер. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Санитар-эпидемиологик вазгыятьне бәяләп, ул «омикрон»ның бик йогышлы булуын искәртте. Аңа каршы көрәш кисәтү чаралары үтәлешенә тагын да зуррак игътибар, сәламәтлек саклау системасының беренчел буынының эшен көчәйтүне һәм коронавируска каршы башка чаралар күрүне таләп итә.

 Шуңа да карамастан, Татарстанның сәламәтлек саклау системасы мондый сынауларга әзер.

 «Соңгы көннәрдән күренгәнчә, инфекция йоктыручылар кисәк күбәйде, әмма стационарларда пациентлар бик артмады, - диде ТР Президенты. – Бездә резерв бар. Ихтыяҗ булган очракта хастаханәләрдәге урыннар санын өч тапкыр арттыра алабыз. Дарулар һәм медицина җиһазлары да җитәрлек. Алга таба да актив эшләячәкбез».

 Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 2,35 миллионнан артык кеше вакцинаның беренче компонентын кадаткан. Республика хастаханәләрендә 370 мең дозадан артык вакцина бар, барлыгы 170 вакцинация пункты исәпләнә.

 «Вакцинация – кешеләрне коронавирустан саклау мөмкинлеге. Һәркайсыбыз авырып китә ала. Әмма прививканы вакытында ясатсаң авыру җиңел формада уза, өзлегүләр күзәтелми», - диде Татарстан Президенты.

 Ул республикада кертелгән барлык чикләүләрнең дә саклануын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100