news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты Россиядә теркәлмәгән дарулар сатып алу өчен акча бүлеп бирәчәк

Сатып алынган дарулар белән 838 меңгә якын пациентны тәэмин итеп булыр дип көтелә.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Захарова). РФ Хөкүмәте Россия территориясендә теркәлмәгән дарулар сатып алу өчен резерв фондыннан акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Әлеге мәсьәләне җомга көнне узган утырышта тикшерделәр. Бу акчаларга коронавирус инфекциясен дәвалау өчен дә препаратлар сатып алу күздә тотыла.

 «Шушы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең боерык проектын кабул итәргә», - диелә текстта.

 Министрлар Кабинетында билгеләп үтүләренчә, әлеге чара илдә коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьнең начараюына бәйле рәвештә кертелә. Сатып алынган дарулар белән 838 меңгә якын пациентны тәэмин итеп булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100