Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Британия галимнәре «омикрон» штаммының яңа төрен ачыклаган
BA.2 төрен йоктыручылар әлегә күп түгел – нибары 426 очрак.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөекбритания Сәламәтлек саклау агентлыгы омикрон-штаммның яңа төрен ачыклаган һәм аны ВА.2 дип билгеләгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Агентлыкта билгеләп үтүләренчә, Бөекбританиядә «омикрон»ның оригиналь линиясе (BA.1) өстенлек итә, BA.2 төрен йоктыручылар әлегә күп түгел – нибары 426 очрак, аларның иң беренчесе 2021 елның 6 декабрендә ачыкланган. Башлангыч мәгълүматлар BA.1 белән чагыштырганда инфекциянең үсеш темплары артуы турында сөйли, әмма җентекле анализ ясарга кирәк.
«ВА.2 төренең „омикрон“ның ВА.1 төренә караганда авыррак нәтиҗәләргә китерәме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен җитәрлек дәлилләр юк әле, мәгълүматлар чикләнгән», - диде Бөекбритания Сәламәтлек саклау агентлыгының коронавируска бәйле инцидентлар буенча директоры Мира Чанд.
Израиль Министрлар Кабинетының үзәк вирусология лабораториясе хезмәткәре Шай Флейшон Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә график урнаштырган һәм яңа төрнең элеккесенә караганда трансмиссивлыгы югарырак булуын фаразлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз