news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венгрия «Спутник V» препаратын коронавирус инфекциясенә каршы куллануны хуплады

Препарат тизләтелгән процедура буенча теркәлде.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Венгрия Европа берлеге илләре арасында беренчеләрдән булып «Спутник V» препаратын коронавируска каршы прививка ясаганда куллану өчен рәсми рәвештә хуплады.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия туры инвестицияләр фондына сылтама белән хәбәр итә.

Препарат Россиядә вакцинаны клиник тикшерү нәтиҗәләре һәм үрнәкләрне ноябрь ахырында алган җирле экспертларның бәяләмәләре нигезендә тизләтелгән процедура буенча теркәлде. Венгрия тышкы эшләр министры Петер Сийярто препаратны алга таба куллануга бәйле планнар хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә киләчәк.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Аргентина, Алжир, Боливия, Венесуэла, Сербия, Палестина, Парагвай, Төрекмәнстан хакимиятләре дә коронавируска каршы Россиядә җитештерелгән вакцинаны шул ук процедура буенча хуплады.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник V» препаратын 11 августта теркәде. Бу – яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча җирле регулятор тарафыннан теркәлгән дөньядагы беренче препарат.

Россиядә җитештерелгән «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона» вакциналарының ашыгыч рәвештә кулланыла торган препаратлар исемлегенә керү ихтималы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100