news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы атнада Бөгелмәдә 3 меңгә якын кеше коронавирустан прививка ясаткан

Хәзерге вакытта район сырхауханәсендә 5 кабинет эшли – барлык катларда да.

(Бөгелмә, 21 октябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов Бөгелмә муниципаль районында вакцинация барышы турында мәгълүмат бирде.

11 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр COVID-19дан 2856 кеше прививка ясаткан. Вакцинация башланганнан бирле барлыгы 31 556 доза вакцина алынган.

Хәзерге вакытта район сырхауханәсендә 5 кабинет эшли — барлык катларда да. Һәр предприятиегә вакыт билгеләнә. Әйтик, бүген Бөгелмә «Водоканал»ы хезмәткәрләре — 80 кеше прививка ясатырга язылган. Аерым хезмәт коллективлары фельдшер-акушерлык пунктлары территориясендә вакцинацияләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100