Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министры урынбасары соцпакет сайлау файдасына дәлилләрне атады
Дару яки акча алуны 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк, сайлауны бер елдан соң гына үзгәртеп була.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда социаль пакетка һәм акчалата компенсациягә ия булучыларны дарулар алуны сайларга өндәделәр. Моның өстенлекләрен «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.
«Мин натураль ташламаларны сайласыннар өчен пациентларга аргументларны атап китәм. Федераль закон буенча социаль пакетка кире әйләнеп кайту каралмаган, бер тапкыр акчаны яки даруларны сайлаганнан соң, аларны бер ел дәвамында үзгәртеп булмый», — диде спикер.
Дару яки акча алуны 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк, сайлауны бер елдан соң гына үзгәртеп була.
Фәридә Яркәева сөйләгәнчә, бүген компенсация бәясе бер айга 950 сумны тәшкил итә. Әмма дарулар алырга кирәк булып, социаль пакет сайлаган очракта, аның суммасы 950 сумга караганда күбрәк булырга мөмкин. Һәм ул федераль бюджеттан түләнә.
Мәсәлән, шикәр диабетын дәвалаганда инсулин, кандагы шикәр микъдарын үлчәү өчен медицина эшләнмәләре сатып алу һәм помпаларга хезмәт күрсәтү өчен елына 150 мең сум чамасы акча тотыла.
Бронхиаль астманы дәвалау бәясе һәм онкология дәвалаганда кулланыла торган чит препаратларның бәясе берничә миллионга җитәргә мөмкин
Министр урынбасары аңлатканча, льготачы социаль пакет сайлаган очракта, ул кирәкле барлык даруларны да бушлай алырга мөмкин. Шулай ук кайбер препаратлар гадәти даруханәләрдә булмаска да мөмкин, ә Сәламәтлек саклау министрлыгының үзәкләштерелгән сатып алуларында алар булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз