Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты яхшырды
Файдалы гамәлләрнең барысы да «Халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне уңайлы итү» дигән илкүләм проект кысаларында башкарыла.
(Балтач, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Зөлфия Шакирова). Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсендә район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев булды. Кунаклар яңартылганнан соң уңышлы гына эшләп килүче эндоскопик тикшеренүләр кабинетын карады.
Биредә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән яңа төрле видеоэндоскопик аппаратлар-җиһазлар кайтарылды, әлеге җиһазларның ашказаны — эчәк авыруларын кисәтүгә, дәвалауга ярдәме бик зур.
Видеоэндоскопик мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен көндезге дәвалау бүлегендә урын да булдырылды. Компьютер томографиясе бүлеге дә якын көннәрдә эшли башлаячак, «тиешле рөхсәт кәгазьләрен генә җыеп бетерәсе бар», ди районның баш табибы Газинур Дәүлиев.
Әлеге файдалы гамәлләрнең барысы да «Халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне уңайлы итү» дигән илкүләм проект кысаларында башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз