news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

COVID-19 вазгыяте начарлану сәбәпле, Кырымда туристлык сезоны ябылырга мөмкин

Коронавирус йоктыру очраклары арту сәбәпле, Кырым башлыгы туристлык сезоны ябылу мөмкинлеге турында әйтте.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Коронавирус вазгыяте начарлану сәбәпле, Кырымда туристлык сезонын ябу планлаштырылмый, әмма андый куркыныч бар.

«Әлегә андый карар да, план да юк. Әгәр тискәре вазгыять иң югары ноктадан уза икән, моны эшләргә туры киләчәк. Әлбәттә авыр булачак», — диде республика башлыгы Сергей Аксенов оператив штаб утырышында.

Ярымутрауда яңа антирекорд куелган — бер атнада коронавирус йоктыруның 2767 очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100