Галим Россиядә Covid-19 йоктырганын белми калган пациентлар санын бәяләде

Биолог Георгий Базыкин фикеренчә, тикшеренүчеләр барлык инфекция очракларын да ачыклый алмаган.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы йоктыруы беленми калган пациентлар саны 67 кешедән артып китә. Февральдә һәм мартта яңа инфекция йоктырган кешеләр илгә Европа дәүләтләреннән килгән. Бу хакта Сколково фән һәм технологияләр институты профессоры Георгий Базыкин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Читтән авыру йоктырып кайту очраклары күп булу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Вирус бер генә вариантта булмаган. Хәтта чикләнгән вариантлар буенча да 67 очракта пациентның авыру йоктыруы беленми калган», — диде тикшеренүче.

Базыкин сүзләренчә, «йоктыручылар агымы» Россиягә ике атна дәвамында кергән. Ул вакытта Европа илләрендә Covid-19 таралган, ләкин чикләрдә карантин чаралары кертелмәгән иде.

Генетик шулай ук искәрткәнчә, коронавирус эпидемиясе таралу линияләренең авыру беленми калган пациентлар саны белән чагыштырганда аз булуы, теге яки бу сәбәпләр аркасында йоктыручыларның барысы да инфекция таратучылар булмау белән бәйле.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Сколтех»та Россиягә яңа коронавирусның кайдан килгәнен билгели алганнар. Тикшеренү белән нәкъ менә Георгий Базыкин җитәкчелек иткән.