«Ел табибы - Ак чәчәкләр» бәйгесендә онлайн-тавыш бирү башланды

Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: Ел табибы, Беренчел звеноның иң яхшы табибы, Елның медицина хезмәткәре һәм Уникаль очрак.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева).Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә төп республика чараларының берсе — «Ел табибы — Ак чәчәкләр 2021» конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды.

«Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: Ел табибы, Беренчел звеноның иң яхшы табибы, Елның медицина хезмәткәре һәм Уникаль очрак», — диделәр ведомствода.

Сәламәтлек саклау министрлыгында республика конкурсында җиңүчеләрне министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ачыклаячаклар, дип өстәделәр. Җиңүчене сайлаганда мөһим рольне интернет-тавыш бирү уйнаячак.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сылтама буенча яисә «Эшчәнлек» — «Конкурслар» бүлегендә тавыш биреп була.