news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган

209 631 кешегә вакцинация ясалган, шуларның 129 061е икенче прививка алган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да чирне авыру белән аралашудан йоктырган.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 24, Чаллыда — 1, Питрәч районында — 3, Спас районында 2 кеше авырган. Шулай ук Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тукай районнарында берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бүгенге көндә республикада Covid−19 йогышының 20 133 очрагы теркәлгән. Барлыгы 17 234 кеше, шул исәптән 33 кеше узган тәүлектә терелгән. 209 631 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш 4 735), шуларның 129 061е икенче прививка алган.

Вакцинациягә язылу ысуллары:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында,

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында,

3. бердәм 122 номеры аша,

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,

5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100