Рөстәм Миңнеханов: Хастаханәдә коронавирус чыганагы барлыкка килүгә юл куймаска кирәк

Татарстан Президенты Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан хастаханәләрендә коронавирус чыганаклары барлыкка килүенә юл куймаска кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтәсе режимында үткәрелгән оператив киңәшмә барышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безгә республика медицина учреждениеләрендә ниндидер чыганаклар барлыкка килүенә һич тә юл куярга ярамый. Безнең өчен медицина хезмәткәрләренең һәркайсы кадерле», — диде ТР Президенты.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коронавирус инфекциясе йоктыручылар санының артуы хакында хисап тотты. Соңгы атнада ул 20 процентка арткан. Шул ук вакытта, инфекция йоктыручыларның 95 проценты аны авырулар белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Министр госпитальләрдә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктырган пациентларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләрен уңайлы шартлар белән тәэмин итү мәсьәләсен өйрәнергә кушты. Мондый тәҗрибә Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә кулланыла инде.