КАМАЗның ике хезмәткәренә коронавирус диагнозы куелган

Бер хезмәткәр декрет ялында һәм эшкә инде берничә ай чыкмаган, икенчесе - двигательләр заводында эшләүче пенсионер.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ГАҖнең ике хезмәткәре Covid-19 яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Бу хакта компаниянең Мәгълүмат сәясәте департаменты җитәкчесе Олег Афанасьев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә без КАМАЗның коронавирус белән авырган ике хезмәткәре турында хәбәр алдык, икесенә дә диагноз отпуск вакытында куелган. Бер хезмәткәр декрет ялында һәм эшкә инде берничә ай чыкмаган. Икенчесе - двигательләр заводында хезмәт куючы пенсионер һәм яше буенча вирусны авыр кичерүчеләр риск төркемендә булу сәбәпле, 27 марттан эшкә чыкмый. Ике хезмәткәр дә инфекцияне КАМАЗ территориясеннән читтә йоктырган һәм хезмәттәшләре белән элемтәдә булмаган», — дип ассызыклады компаниянең рәсми вәкиле.

Афанасьев сүзләренчә, тагын өч кеше шик астында. Шуларның берсе — логистик үзәк хезмәткәре, ул вирусны медицина үзәгендә эшләүче хатыныннан йоктырган дип фаразлана. Логистик үзәкнең тагын бер хезмәткәре шулай ук шик астында. Инфекция йоктырган дип шикләнелүче өченче кеше - автомобиль заводы хезмәткәре. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул авыруны шәһәрнең Азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең берсендә эшли торган танышыннан йоктырган.

КАМАЗның барлыгы 103 хезмәткәре үз-үзеңне изоляцияләү шартларында эшли, дип өстәде автогигант вәкиле.