news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидтан РФ вакциналары ашыгыч рәвештә кулланылучы препаратлар рәтенә керергә мөмкин

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавируска каршы 14 вакцина исемлегенә кертүгә кагылышлы гаризаларны карый.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавируска каршы 14 вакцина (алар арасында Россиядә җитештерелгән ике препарат та бар) ашыгыч рәвештә кулланыла торган препаратлар исемлегенә керергә дәгъва кыла. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы документы нигезендә, Гамалея исемендәге үзәктә ясалган «Спутник V» вакцинасы раслауга кагылышлы биш этапның өчесен узган. «Вектор» үзәге белгечләре тарафыннан уйлап табылган «ЭпиВакКорона» препаратының исә дүрт этапны үтәсе бар әле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертларының бу ике препарат буенча кайчан хәлиткеч карар кабул итәчәге әлегә билгеле түгел.

Pfizer (АКШ) һәм BioNTech (Германия) компанияләрендә җитештерелгән Comirnaty вакцинасы нәтиҗәлелеге ягыннан беренче урында тора. Препарат барлык этапларны да узды һәм 2020 елның соңгы көнендә хупланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100