news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавируска каршы антитәнчекләр анадан балага күкрәк сөте белән күчүен әйтте

Галимнәр фаразлавынча, коронавирус көмәнле хатыннарга карата «лояль» мөнәсәбәттә, чөнки инфекция йоктырган хатын-кызлардан сәламәт балалар туа.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы антитәнчекләр балага күкрәк сөте белән күчәргә мөмкин. «Спутник V» препаратын уйлап тапкан Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург «Россия-1» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.

«Күкрәк сөтен имезүче, коронавируска каршы антитәнчекләре булган ана, һичшиксез, аларны яңа туган сабыйга да тапшырырга мөмкин», - дип искәртте ул.

«Спутник V» вакцинасы коронавирус инфекциясеннән дөньяда беренчеләрдән булып теркәлгән препарат булды. Аның нәтиҗәлелеге 90 проценттан югарырак. Science журналы версиясе буенча, әлеге препарат елның төп фәнни ачышларыннан берсе дип табылды.

Үзәктә шулай ук коронавируска каршы бер компонентлы «лайт-вакцина» ясарга ниятлиләр. Ул инфекция йоктыручылар һәм коронавирусны авыр кичерүче пациентлар санын киметергә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100