news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны коронавирус йоктырмас өчен шәхси машинадан файдаланырга чакырдылар

Җәмәгать транспортында битлек режимын саклау мөһим.

Татарстанлыларны коронавирус йоктырмас өчен шәхси машинадан файдаланырга чакырдылар

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Covid-19 коронавирусын кисәтү өчен Татарстанда яшәүчеләргә мөмкин булганча шәхси транспортка күчәргә тәкъдим иттеләр. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый киңәш бирде.

«Без бер генә нәрсә киңәш итә алабыз: әгәр мөмкинлек бар икән, шәхси транспорттан файдаланыгыз. Автобусларның аз булуы аңлашыла, бәлки иртәрәк чыгып икенчесен көтәргәдер. Бу очракта нәрсә эшләргә икәнен әйтә алмыйм, берничә вариант бар», - диде спикер.

Шул ук вакытта, җәмәгать транспортында битлек кию мәҗбүри, диде Авдонина. Ул Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең актив рәвештә рейдлар үткәрүен, пассажирларның битлек кигәнме-юкмы икәнлеген тикшерүен искәртте.

«Без барлык автотранспорт предприятиеләренә дә автобусларның рейска чыгу вакытын үтәргә тиешлеген таләп итеп күрсәтмәләр бирдек. Әмма биредә проблема шунда ки, автобус йөртүчеләр дә, кондукторлар да авырый. Шуңа бәйле рәвештә, линиягә автобуслар да аз чыгадыр. Әмма Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы аша без әлеге теманы өйрәнәбез», - дип аңлатты Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100