news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан вафат булган пациентлар саны 128гә җитте

Республикада яңа төрдәге коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлде.

Татарстанда коронавирустан вафат булган пациентлар саны 128гә җитте

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланды», - дип искәрттеләр министрлыкта.

1953 елгы хатын-кызны хастаханәгә «пневмония» диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулардан интегү аркасында пациентның хәле тагын да начарланган.

1956 елгы тагын бер хатын-кызны шулай ук «пневмония» диагнозы белән хастаханәгә озатканнар. Хроник авырулар көчәю фонында аны дәвалау кыенлашкан.

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Вирус идентификацияләнгән, дип искәрттеләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100