news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалау буенча кесә китабы әзерләгән

Бу версиядә тын юлларында вируслы кискен инфекция, грипп һәм пневмония булган пациентларга амбулатор ярдәм күрсәтүче медиклар өчен гамәлләр алгоритмын җыйганнар.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы кесә форматында коронавирус буенча белешмәлекнең унөченче версиясен әзерләгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мондый формат көн саен вакытлы белешмәлек куллана торган табиблар өчен пациентлар белән эшләүдә уңайлы булачак», — дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Бу версиядә тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ), грипп һәм пневмония булган пациентларга амбулатор ярдәм күрсәтүче медиклар өчен гамәлләр алгоритмын җыйганнар. Анда коронавирусны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау үзенчәлекләре турында язылган.

«Шулай ук дәвалануның төрле схемаларында препаратларның үзара алмашу мөмкинлекләре аңлатыла. Яңа версиядә мәгълүмат ачык таблицалар ярдәмендә структуралаштырылды», — дип өстәделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100