news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Британиядә коронавирусның тагын да йогышлырак варианты барлыкка килгән

AY.4.2 коронавирус штаммы Бөек Британия территориясендә таралган һәм бүгенге көндә илдә зарарлану очракларының 10 проценты Covid-19 вирусының нәкъ менә шул вариантына туры килә.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бөек Британиядә дельта-штаммның яңа вариациясен тапканнар, ул эпидемия башланганнан бирле коронавирусның иң зарарлы версиясе булырга мөмкин, дип хәбәр итә Оператив штаб.

AY.4.2 коронавирус штаммы, галимнәр мәгълүматларына караганда, Бөек Британия территориясендә таралган. Бүгенге көндә илдә зарарлану очракларының 10 проценты Covid-19 вирусының нәкъ менә шул вариантына туры килә.

Илдә эпидемиологик хәл киеренке кала. Узган тәүлектә Британиядә инфекция белән зарарлануның 43 меңнән артык яңа очрагы ачыкланган. Коронавирустан тәүлек эчендә үлүчеләр саны 223 кеше тәшкил иткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100