Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның өч вице-премьеры коронавирус инфекциясе йоктырган
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дәүләт учреждениеләрендә эпидемиологиягә каршы таләпләр үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Хөкүмәтенең өч вице-премьеры һәм башка түрәләр коронавирус инфекциясе йоктырган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров моның сәбәбен аңлатты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр арасында тиешле дисциплина һәм эпидемиология кагыйдәләрен үтәмәгән өч вице-премьер һәм күп кенә түрәләр бар», — дип белдерде киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
«Алайса, эштән китегез, сезнең урынга башка кешеләр табачакмын, чөнки миңа эшләргә кеше калмый. Авыруыгыз аркасында сез мине ике кулсыз калдырасыз», — диде Хәбиров һәм дәүләт учреждениеләрендә эпидемиологиягә каршы таләпләр үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
«Узган тәүлектә Башкортстанда тагын 68 кешегә COVID-19 диагнозы куелган», — дип хәбәр итте республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Хөкүмәт йортында узган оператив киңәшмәдә. Яңа очракларның күбесе Уфада (20 кеше), Туймазы районында (15) һәм Күмертау шәһәрендә (8) ачыкланган, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз