news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган

Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның 17977 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган. Алар барысы да ковид белән авырган кеше белән аралашкан.

«27 кеше хастаханәдә, 17 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

Бигрәк тә 60 яшьтән алып 70 яшькәчә кешеләр арасында авыру очраклары (19 кеше) күп.

Казанда - 21 кеше, Чаллыда - 12, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында - дүртәр, Түбән Камада - өч, Алабуга һәм Тукай районнарында - икешәр, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Югары Осллан, Минзәлә, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның 17977 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан алып 14575 кеше (узган тәүлектә — 29) терелгән.

Барлыгы 81 643 кеше (бер тәүлектә 2587 кешегә арткан) прививка ясаткан, 13 729 кеше икенче дозаны алган.

Вакцинация ясату өчен Россия Бердәм дәүләт порталы, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, 122 бердәм номеры, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, поликлиникага шалтыратып язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100