news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы поликлиникасына яңа мөдир билгеләделәр

Ул моңа кадәр Сарман районы үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог, баш табиб урынбасары булып эшләгән.

Мөслим районы поликлиникасына яңа мөдир билгеләделәр
«Мөслим-информ»

(Мөслим, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Мөслим районы поликлиникасына яңа мөдир итеп Рәйхана Рәшит кызы Әхкәмова билгеләнде. Ул моңа кадәр Сарман районы үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог, баш табиб урынбасары булып эшләгән.

Шушы көннәрдә җирлеккә тагын бер белгеч — табибның кайтуы да көтелә. Бүгенге көндә районнан тугыз егет һәм кызы район юлламасы белән медицина югары уку йортларының бюджет бүлекләрендә белем ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100