Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Оперштаб: Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны кими башлады
Үлем очраклары кимүнең сәбәбе - Россиянең барлык төбәкләрендә дә прививка ясау кампаниясен уздыру.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан үлүчеләр санының кимүе күзәтелә. Шулай итеп, узган тәүлектә 785 үлем очрагы, алдагы тәүлектә 791 очрак теркәлгән иде, дип хәбәр итә Covid-19га каршы көрәш буенча оперштаб.
Шулай ук узган көндә Россиянең 85 төбәгендә 20 992 яңа коронавирус очрагы ачыкланган, 20 351 кеше тулысынча терелгән. Covid-19ның иң күп очраклары Мәскәүдә (1925), Санкт-Петербургта (1691), Мәскәү (1029), Свердловск (517) һәм Түбән Новгород өлкәләрендә (506) ачыкланган.
Үлем очраклары кимүнең сәбәбе — Россиянең барлык төбәкләрендә дә прививка ясау кампаниясен уздыру. Хәзерге вакытта илебездә җитештерелгән дүрт препаратның берсе: «КовиВак», «ЭпиВакКорона», «Спутник V» яисә «Спутник Лайт» белән вакцина ясатырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз