Путин медицина битлекләре һәм саклык костюмнары җитештерү турында сөйләде

Россия Италиядә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары өчен басым датчикларын сатып ала.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Россиядә медицина битлеге, табиблар өчен саклык костюмы, антисептик һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү өчен аппарат җитештерү күләме берничә тапкырга артты. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин санитар-эпидемиологик вазгыять турындагы мәсьәлә буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

«Март башында без ил эчендә 1,2 млн битлек кенә җитештерә идек, ай ахырына кадәр тәүлегенә 3,5 млн һәм якын арада 7,5 млн җитештерәчәкбез. Моннан тыш, кече һәм урта предприятиеләр 5,8 миллион күләмендә гигиена битлекләре җитештерүне җайга салды», — диде Владимир Путин.

РФ Президенты билгеләп үткәнчә, табиблар өчен костюмнар җитештерү 6 меңнән 20 меңгә кадәр арткан. Май аенда тәүлегенә 100 меңнән артык костюм чыгарылачак. Рестораторларны җитештерү ике тапкыр арткан һәм тәүлегенә 280 мең тәшкил итә.

«Италиядә кайбер партнерлар белән хезмәттәшлек итә башладык. Без бу илгә гражданнар ведомстволары һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча үзебезнең хәрби медицина хезмәткәрләрен һәм җиһазларны җибәрдек. Ләкин бу уңайдан нәрсә әйтергә теләр идем. Бу бер капкадагы уен гына түгел, бу берьяклы хәрәкәтле юл түгел. Без Италиядә басым датчикларын сатып алабыз, алардан башка Россиядә ИВЛ аппаратларын җитештерү мөмкин түгел. Һәм бу хезмәттәшлек үсә», — дип сөйләде Путин, Россиядә ИВЛ аппаратларын җитештерүне шәрехләп.

Аның сүзләренчә, Россиядә элегрәк беркайчан да үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары өчен бер тапкыр кулланыла торган сулыш контурлары җитештерелмәгән. Хәзер үзебезнең компанияләрнең берсе бу продукцияне җитештерүне үзләштерде. Компания апрельдә 80 мең контур, ә май аеннан 200 мең контур җитештерәчәк.