Роспотребнадзор коронавируска каршы вакциналарны сыный

Галимнәр алты төрле технологик ысул буенча вакцина прототиплары ясаган.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 эпидемиясен кисәтү һәм контрольдә тоту өчен Роспотребнадзорның «Вектор» вирусология һәм биотехнология үзәге дәүләт фәнни үзәгендә алты төрле технологик платформага нигезләнгән вакцина прототиплары эшләнде. Экспертлар аларны сыный башлады. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Яңа вакцина ясаганда in vivo системасында, ягъни лаборатория хайваннарында тикшеренүләр уздырырга кирәк», дип аңлата Роспотребнадзор. Бу сынаулар аеруча нәтиҗәле дозаны, ясау ешлыгын һәм вакцинаны куллану ысулын ачыклау өчен үткәрелә.