news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 112 кеше коронавирус йоктырган

Авыру очракларының күбесе (68) Казанда ачыкланган. 13 кеше Чаллыда, районнар арасында иң күп авыручылар саны Питрәч (4), Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара һәм Чистай (өчәр) районнарында.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыручылар 112гә кешегә артты.

Узган тәүлектә тагын 112 татарстанлы коронавирус белән авырый башлаган. Аларның бишесе инфекцияне республикадан читтә иярткән, калганнары — авыручылар белән контактта булучылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«39 кеше хастаханәгә салынган, 73 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Авыру очракларының күбесе (68) Казанда ачыкланган. 13 кеше Чаллыда, районнар арасында иң күп авыручылар саны Питрәч (4), Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара һәм Чистай (өчәр) районнарында.

Covid-19 пандемиясе башланган чордан алып барлыгы 44,7 мең кеше авырган, аларның 38 меңе савыккан. Вакцинаны 2,3 миллион кеше ясаткан, аларның 1,8 миллионы вакцинаның ике компонентын да кадаткан.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100