news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә балаларны коронавирустан вакцинацияләүгә ризалык җыю эше бара

Дмитрий Лопушов вакцинациянең ирекле булачагын әйтте.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәктәпләрендә балаларны коронавирустан вакцинацияләүгә ризалык җыю эше бара.

Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

«Гыйнвар ахырында "ГАМ Ковид-Вак М" вакцинасы Татарстанга кайтарылачак. „Омикрон“ штаммы тиз таралуын исәпкә алып, ата-аналар дөрес карарга килсен иде», — диде Лопушов.

Ул вакцинациянең ирекле булачагын әйтте. Прививка ясатмаган балалар каядыр кертелмәячәк дигән сүзләр дөреслеккә туры килмәвен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100