news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас Үзәк район хастаханәсенә коронавирустан тагын илле доза вакцина кайткан

Спас район хастаханәсе баш табибы Наил Исхаков сүзләренчә, хәзерге вакытта районда 55 кеше прививка ясаткан, тагын утыздан артык прививкага гариза бирелгән.

Спас Үзәк район хастаханәсенә коронавирустан тагын илле доза вакцина кайткан

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Спас Үзәк район хастаханәсенә коронавирустан тагын илле доза «Спутник V» вакцинасы кайткан. Бу инде вакцинаның икенче партиясе, беренчесе 90 доза тәшкил иткән

Спас район хастаханәсе баш табибы Наил Исхаков сүзләренчә, хәзерге вакытта районда 55 кеше прививка ясаткан, тагын утыздан артык прививкага гариза бирелгән. Теләүчеләрне махсус исемлеккә язып куялар. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.

«Гражданнарга якын арада прививка ясалачак», — диде табиб.

Прививкага язылу өчен поликлиникага, 201нче кабинетка килергә, яисә 8-939-34-79-113 телефоны буенча медицина персоналына үзең турында мәгълүматны әйтергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100