news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидка күмәк иммунитет формалашу вакытын атады

Россиядә коронавируска карата күмәк иммунитет бу яртыеллыкта формалашырга мөмкин.

 (Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска карата күмәк иммунитет бу яртыеллыкта формалашырга мөмкин.

«Без коронавируска күмәк иммунитет бу яртыеллыкта формалашырга мөмкин дип уйлыйбыз», - дип Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың журналистларга биргән интервьюсына сылтама белән хәбәр итә РИА Новости.

Министр, экспертлар бәяләвенчә, күмәк иммунитетны формалаштыру өчен халыкның, балалардан тыш, 60 проценты кирәклеге, бу 68 миллионга якын кеше булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100