news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина: Татарстанда мөһим чараларда ковид вазгыяте кискенләшмәвенә ирештек

«Без хәзер әкренләп, ковидка каршы чараларны үтәп, гадәти тормышка кайтабыз», — диде.

Марина Патяшина: Татарстанда мөһим чараларда ковид вазгыяте кискенләшмәвенә ирештек

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда 2020 елда мөһим вакыйгаларда ковид вазгыяте катлауланмавы турында сөйләде.

Ул Җиңү парады, ТАССРның 100 еллыгы белән бәйле чараларда, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча, Татарстан Президентын сайлауларда вируска каршы кертелгән чаралар нәтиҗәсендә чир күпләп таралуына чик куелганын әйтте.

«Нәтиҗәдә, бездә, башка субъектлар белән чагыштырганда, вазгыять яхшырак булды», — диде баш санитар табиб. 

Ул ковидка каршы көрәш барышында гадәти булмаган карарлар, чаралар күрергә туры килгәнен искәртте. «Без хәзер әкренләп ковидка каршы чараларны үтәп, гадәти тормышка кайтабыз», — диде. 

Ул апрельдә вазгыять тагы да кискенләшкәч, эчке рейслар белән кайтучыларга санитар карантин контроль тагын да көчәйтелгәнен искәртте. «Изоляция режимын күзәтеп тордык. Барлыгы 115 мең кешене контрольдә тоттык», — дип белдерде Марина Патяшина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100