news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирусның кайчан юк ителәчәге турында сөйләде

Әгәр популяциянең 90 проценты иммунитетка ия булса, патогенны җиңәргә мөмкин, дип саный медицина фәннәре докторы.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирустан тулысынча котылу мөмкинлеге бар, аның өчен халыкның 90 проценты иммунитетка ия булырга тиеш. 

«Зарарлану чылбыры өзелсен өчен, иммунитет кешеләрнең 65-70 процентында, ә 90 процентында булса тагын да яхшырак, булырга тиеш». Бу хакта «Российская газета»га биргән интервьюсында медицина фәннәре докторы, Себер һәм Ерак Көнчыгыш Иркутск фәнни-тикшеренү институты директоры, профессор Сергей Балахонов.

«Соңгы очракта хәтта тулысынча патогеннан арынырга омтылырга мөмкинлек бар, чөнки вирус организмнан читтә яши алмый», - дип искәртте галим.

Коллектив иммунитет инфекциядән (зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән) һәм вакцинадан соң барлыкка килә. Шул ук вакытта Балахонов SARS-CoV-2нең тулысынча юкка чыгуына ышаныч аз булуын әйтте һәм аны грипп вирусы белән чагыштырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100