news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә коронавирус йоктыручылар саны 28 процентка арткан

Марина Патяшина чикләү чаралары кертү вирус йоктыручыларның кимүенә уңай йогынты ясаячагына өметләнә.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар санының артуы күзәтелә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 28 процентка артты, моннан алдагы атнада ул 38 процент тәшкил иткән иде», — дип искәртте республиканың баш санитар табибы.

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, бер атнада республикада 800дән артык кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

«Коронавирус йоктыручыларның кайчан кими башлаячагын фаразларга әле иртәрәк», — дип искәртте ул.

Марина Патяшина чикләү чаралары (QR-кодлар һәм мәҗбүри вакцинация) кертү вирус йоктыручыларның кимүенә уңай йогынты ясаячагына өметләнә. Нәтиҗәдә, 2022 елда саннар инде куркытмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100