news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар кайчан кими башлаячагын әйттеләр

Дөньяда пандемия башланганнан бирле 241 миллионнан артык кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 5 миллионга якын кешене коткарып калып булмаган.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус эпидемиясе көчәюгә бәйле узган елгы вазгыять быел да кабатланырга мөмкин, дип белдерде вирусолог Александр Чепурнов Ura.ru агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, коронавирус йоктыручылар саны арту декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң алар кими башларга тиеш.

«Коронавирус инфекциясен шактый күп кеше кичерде инде, күпмеседер прививка ясатырга өлгерде. Әлбәттә, бу күп түгел әле», - диде ул.

Вирусолог Павел Волчков хезмәттәше белән килеште. Ул вазгыятькә төбәкләрдә кертелә торган чикләүләр йогынты ясавын искәртте һәм прививка ясатырга теләмәүче кешеләргә аптыравын белдерде. «Вакцина теркәлгәнгә бер ел вакыт узды бит инде», - дип искәртте ул.

Кичә Россиядә чираттагы антирекорд теркәлде: бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 325 яңа очрагы теркәлде, 998 кеше вафат булды. Джонс Хопкинс Университеты исәпләүләре буенча, дөньяда пандемия башланганнан бирле 241 миллионнан артык кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 5 миллионга якын кешене коткарып калып булмаган. АКШ, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә вазгыять аеруча катлаулы. Россия бу исемлектә бишенче урынны били.

Вакцинация иң ышанычлы саклану алымы булып кала. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, коронавирусның авыр формасыннан интегүче пациентлар арасында прививка ясатучыларның өлеше 0,03 процент тәшкил итә, стационарлардагы авыруларның күпчелеге вакцинация узмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100