news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фитнес-клубта беренче прививка пункты ачылачак

«Максимус»та яңа коронавирус инфекциясеннән дә, грипптан да прививка ясатырга мөмкин булачак.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда «Максимус» фитнес-клубында яңа коронавирус инфекциясеннән прививкалар ясый башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Татарстан башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«20 октябрьдән „Максимус“ фитнес-клубында вакцинацияләүнең мобиль пункты ачылачак. Биредә яңа коронавирус инфекциясеннән дә, грипптан да прививка ясатырга мөмкин булачак», — диделәр шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Табиблар Баруди урамы, 8 адресы буенча урнашкан фитнес-клубның беренче катында кабул итә. Бирегә керү аерым ишектән, шунлыктан QR-код күрсәтми дә керергә мөмкин.

Прививканы эш көннәрендә — 9.00 — 19.00, шимбә көнне — 10.00 -17.00, якшәмбе көнендә 10.00-15.00 сәгатьләрдә ясатырга була.

Исегезгә төшерәбез, үзегез белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100