news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 58 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 26,4 мең очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 58 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«24 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 21, Чаллыда – 17, Лаеш районында – дүрт, Әлмәт районында – өч, Зәй һәм Түбән Кама районнарында – икешәр, Актаныш, Арча, Баулы, Алабуга, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 26,4 мең очрагы теркәлгән, 22,9 мең кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100