news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлау участокларында коронавируска каршы вакцина ясатып була

Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә сайлау участокларында меңгә якын кеше ковидтан вакцина ясаткан.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко республика участокларында алты меңгә якын кеше грипптан һәм бер меңгә якын кеше коронавируска каршы вакцина ясатканын әйтте.

«Барлыгы 724 сайлау участогында вакцина ясату ноктасы эшли. Вакцина ясату нокталарын участок әгъзаларыннан сорарга мөмкин», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Ропотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина вакцина ясату өчен шартлары булган сайлау участокларында гына вакцинация ясатып булуын әйтте.

«Мәсәлән, мәктәпләрне атый алабыз. Әгәр дә анда медицина кабинетлары бар һәм анда вакцинация уздырылган булган икән, шул урында вакцина ясатырга мөмкин. Бу халык өчен бик уңайлы, монда озын-озын чиратлар да юк, барлык мөмкинлекләр тудырылган», — диде ул.

Марина Патяшина бүген узачак мәдәни чараларда да ковидтан саклану чараларын үтәргә киңәш итте.

«Мәдәни чара урамда яки бина эчендә узуына карамастан, битлекләрне кияргә кирәк. Шулай ук кулларга антисептик сөртү зарур. Ковидтан вакцина ясатмаучыларга, ковид белән авырганнан соң алты айдан күбрәк вакыт үткән кешеләргә аеруча саклану мөһим», — дип өстәде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100