news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт «мю» штаммы аркасында коронавирусның яңа дулкыны кузгалу ихтималын бәяләде

«Мю» штаммы белән авыру очраклары Россиядә ачыкланмаган.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). «Мю» штаммы аркасында коронавирусның яңа дулкыны булу ихтималы бик аз.

«Мю» штаммлы коронавирусның дөньяда чирнең яңа дулкынын кузгату ихтималы бик аз», — дип белдерде Үзәк фәнни-тикшеренү институтының кеше чирләре диагностикасының яңа методларын булдыру фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов», — дип яза РИА Новости.

«Төрле мәгълүматлар буенча, ул „һинд“ дельта штаммына караганда акрынрак тарала һәм „мю“ның дөньяда чирнең яңа дулкынын тудыруга сәбәп булу ихтималы бик аз», — диде Хафизов.

Ул шулай ук «мю» штаммы белән авыру очракларының Россиядә ачыкланмавын да әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100