news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда сайлау вакытында йөздән артык кеше грипптан прививка ясаткан

Сайлау участокларында вакцинация пунктлары иртәнге сәгать 8дә ачылган һәм көндезге 1гә кадәр эшләячәк.

Чистайда сайлау вакытында йөздән артык кеше грипптан прививка ясаткан
«Чистай-информ»

(Казан, 19 сетябрь, «Татар-информ», «Чистай-информ», Гүзәл Гомәрова). Чистайда сайлау участокларында ике көн эчендә йөздән артык кеше грипптан прививка ясаткан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Чистайда үзәк район хастаханәсе тарафыннан шәһәрнең 7 сайлау участогында гриппка каршы прививка ясату пунктлары оештырылган. Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның беренче ике көнендә 100дән артык сайлаучы әлеге мөмкинлектән файдаланган инде. Шуларның берсе — пенсия яшендәге Галина Соколова.

Яшьләр үзәгендәге участокка тавыш бирергә килгән әлеге хатын-кыз сүзләренчә, ул ел саен гриппка каршы прививка ясата.

«Участокта вакцинация пункты эшләгәнне күргәч, бераз гаҗәпләндем. Башта тавыш бирдем, аннары прививка ясаттым. Бик уңайлы. Грипптан ел саен прививка ясатам, файдасын да күрәм. Узган ел, мәсәлән, авырмадым», — дип сөйләде Галина Соколова.

Чистайда грипптан «Ультрикс Квадри» вакцинасы ясала. Прививка кампаниясе башланганнан бирле районга 8100 доза вакцина кайтарылган.

Сайлау участокларында вакцинация пунктлары иртәнге сәгать 8дә ачылган һәм көндезге 1гә кадәр эшләячәк, диелә әлеге хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100