news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туңдырылган ризыкларда һәм җәмәгать урыннарында Covid-19 тапмаганнар

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре 340 үрнәкне тикшергән.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда җәмәгать урыннарында өслекләр, азык-төлек продукты һәм чистарту корылмалары суы яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без азык-төлек продуктларында коронавирусны тикшерү буенча Россия Федерациясенең башка субъектларыннан сынау проектлары исәбендә булдык. Төргәктән һәм азыктан үрнәкләр алдык, туңдырылган һәм импортланган продуктларга өстенлек бирдек», — дип сөйләде спикер.

Сентябрьдә ведомство хезмәткәрләре җәмәгать урыннары өслекләреннән алынган үрнәкләрне тикшерә башлады. Covid-19 инфекциясе булу-булмавын ачыклау өчен атна саен ике поликлиникада һәм өч стационарда, арба, мәгълүматны укучы җиһаз, терминал һәм азык-төлек кибетләре киштәләреннән, метроның ике станциясендә, аэропортта һәм ике вокзалында үрнәк алалар. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте тагын дүрт чистарту корылмасы суын тикшерә.

«Атна саен шундый тикшеренүләр үткәрәләр. Һәр объекттан биш үрнәк алып, барлыгы 340 үрнәкне тикшердек. Бүгенгә коронавирус инфекциясе ачыкланмады», — диде Любовь Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100