news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган

Бер атнада яңа авырулар саны 0,4 процентка кадәр кимегән.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавиурс инфекциясен йоктыруның 25 очрагы теркәлгән. Бүгенгә коронавирус йоктыручылар саны 6974 кеше тәшкил итә», — дип сөйләде Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, узган атнада яңа авыру очраклары арту 0,4 процент тәшкил иткән, узган атнада 0,5 процент булган. Авыручылар структурасында үзгәрешләр юк. Балалар элеккечә 4,6 процент, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр 16,6 процент тәшкил итә

«Татарстан Россия субъектлары арасында 83нче урында, Идел буе округлары төбәкләре арасында 14нче урында», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100