news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда грипптан прививка ясатырга теләүчеләр саны планнан күбрәк булырга мөмкин

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында инде хәзер үк республика халкы поликлиникаларга прививка ясатуны сорап килүен искәртте.

Татарстанда грипптан прививка ясатырга теләүчеләр саны планнан күбрәк булырга мөмкин

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр планлаштырылганнан саннан күбрәк булырга мөмкин, әмма бу проблема булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Вакцина бушлай, [финанслау] федераль бюджеттан бара, шуңа күрә, теләүчеләр күбрәк булса, монда кыенлык булмас дип уйлыйм, аңа заказ бирергә мөмкин булачак», – дип искәртте спикер.

Авдонина вакцина кайтуга, медицина хезмәткәрләре вакцинация үткәрүгә әзер булачак, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика кулланучылар күзәтчелеге халыкны иммунизацияләү кампаниясенә старт бирәчәкләрен искә төшерде.

«Әлбәттә, быел вакциналаштыру буенча иң кыска сроклар булачак. Әлбәттә, барысы да вакциналар кайтуга бәйле», – диде ул. Ведомство җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, вакцинация кампаниясе октябрь урталарында тәмамланачак, Татарстан халкы өчен чиратлар тудырмый гына прививка ясату өчен барлык шартлар да тудырылачак.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, медицина персоналына зур йөкләнеш булдырмас өчен, 1 сентябрьдән поликлиникага йөгерергә кирәкми, диде. Министр урынбасары хәзер сырхауханәгә бару һәм прививка ясатуны таләп итү файдасыз, вакцина әле килмәгән, медицина бригадалары формалашмаган, дип сөйләде. 

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел көз Татарстанда 1 млн 700 мең өлкән яшьтәгеләргә һәм 600 меңнән артык балага гриппка каршы прививка ясатырга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100