Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 28 яңа очрагы ачыкланган

Республикада эпидемия башланганнан бирле яңа коронавирус йоктыруның 6 мең 161 очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 28 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. 

«Узган тәүлектә республикада 28 яңа коронавирус очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча барлыгы 6 мең 161 очрак ачыкланды», - дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавируска 4,8 мең ПЦР-тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Covid-19 инфекциясеннән тәүлек эчендә республиканың 38 кешесе дәваланды, дип өстәде. ИВЛ аппаратларына хәзер 34 кеше ялганган.