Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Патяшина: Эпидемиологик хәл начарайган очракта мәҗбүри вакцинация кертелү мөмкин
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны буенча хәл әлегә тотрыклы, әмма катлаулы.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда эпидемиологик хәл начарайган очракта мәҗбүри вакцинация кертелү ихтималын әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны буенча хәл әлегә тотрыклы, әмма катлаулы. Ул вакцинация алу мөмкинлеге булуга карамастан, вакытлыча эшләмәүче гражданнар, пенсионерлар, эшчеләр, студентлар һәм хезмәткәрләр арасында авырулар санының югары күрсәткече күзәтелүен әйтте. Әлеге категорияләр арасында вакцинация колачлавы зур түгел.
Массакүләм вакцинация 2021 елның гыйнварында башланды. Татарстанга 548 мең вакцина кайтарылды, 447 мең кешегә прививка ясалган.
«Бүгенге көндә тотрыклы вазгыять шартларында катгый чаралар күрү өчен нигез юк. Без ковидка каршы массачыл вакцинацияне ирекле нигездә дәвам итәбез. Әмма эпидемиологик хәлнең начараюы һәм вакцинацияләүнең түбән темплары сакланганда, вакцинацияләүнең мәҗбүрилеге турында карар кабул ителергә мөмкин, бигрәк тә башка төбәкләрдәге кебек аерым һөнәр төркемнәре өчен», — диде Марина Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз