420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Әлки, 19 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Бу көннәрдә Әлки районы башлыгы Александр Никошин инициативасы белән профессор А.Ф. Агафонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табибларына ярдәм күрсәтелде. Әлки кешеләре хастаханәгә 20 азык-төлек җыелмасы илтте.
Әлеге игелекле эштә Әлки якташлык җәмгыяте дә катнашты, ул акциягә мәгълүмати яктан булышты. Йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары мондый ярдәмгә шат булуларын әйттеләр һәм хезмәтләрен болай олылаган өчен рәхмәт белдерделәр.